Питрәчтә мохтаҗларга бушлай кайнар ризык тарату пункты ачканнар
Питрәчтә «Кеше приюты» бушлай кайнар ризык тарату пункты ачылды. Хәзер мохтаҗларның көн саен (якшәмбедән тыш) 11дән 14 сәгатькә кадәр икенче ризык, салат, икмәк һәм чәйдән торган тәмле, кайнар һәм бушлай төшке аш алу мөмкинлеге бар. Бу хакта «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.